Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың Алексеевск районында булды. Район башлыгы Сергей Демидов белән бергә алар берьюлы дүрт яңа социаль объект ачтылар:ит цехы, ФАП, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча модульле пункт һәм торак йорт.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты балаларга 110 татлы бүләк һәм учреждение медперсоналына 200 җыелма тапшырды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Росагролизинг» АҖ гамәлдәге «Алдан броньлау» акциясе шартларын тагын бер айга - 2021 елның гыйнвар ахырына кадәр озайтты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, физик затларның Россия Федерациясе Салым кодексының 217 статьясындагы 13 пункты нигезендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда үстерелгән терлекчелек продукциясен (тере үлчәмдә дә, суелган яки эшкәртелгән продуктлар да), үсемлекчелек продукциясен (натураль, шулай ук эшкәртелгән рәвештә дә) сатудан алына торган керемнәренә салым салынмый.
Питрәч районының Кулай авылында районның бер авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләре өчен йортлар төзелә. Йортларның мәйданы 62 кв.метрдан 90 кв. метрга кадәр. Хәзерге вакытта яңа торакка күченер алдыннан соңгы әзерлек эшләре бара – йортларның эчке эшләрен башкаралар. Декабрь ахырына объектлар файдалануга тапшырылачак.
SAP цифрлы лидерлык үзәге мәйданчыгында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган «2031 елга кадәр Россиянең мелиорация комплексын стратегик үстерү» Бөтенроссия конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ генераль директоры Марс Хисмәтуллин, «Татмелиорация» ТК ААҖ җитәкчесе Рөстәм Сөнгатуллин, шулай ук фәнни җәмәгатьчелек һәм агробизнес вәкилләре катнашты. Конференциянең пленар утырышының модераторы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Дмитрий Сорокин булды.
Әгәр шәһәр кешеләренең күпчелеге өчен бүген ял көне булса, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге һәм белгечләре өчен бу иң мөһим һәм җаваплы эш көннәренең берсе. Бүген Казанда һәм Чаллыда бу елда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Әлеге ярминкәләрдә иң кирәкле, иң тәмле, көндәлек һәм бәйрәм өстәлләре өчен әйберләрне кулай бәяләрдән сатып алып була. Нәкъ менә шуңа күрә бүген ярминкәләргә ихтыяҗ аеруча зур.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм КДВМА ректоры Рөстәм Равилов «Кешеләрнең һәм хайваннарның бердәм сәламәтлеге» фәнни-гамәли үзәген төзү турында килешүгә кул куйдылар. Ике югары белем бирү оешмасы арасында килешү сәламәтлек саклау, ветеринария һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә нигези һәм гамәли трансляцион тикшеренүләр программасын бергәләп эшләү һәм гамәлгә ашыру максатларында имзаланды. Яклар Татарстан Республикасы фәнни-гамәли үзәгенең «Кешеләрнең һәм хайваннарның бердәм сәламәтлеге» программасын эшләү һәм тормышка ашыру өчен интеллектуаль, финанс, матди-техник, мәгълүмати һәм башка ресурсларны берләштерү турында килештеләр.
2020 елдагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 27 декабрьдә төгәлләнәчәк, әмма чатыр мәйданчыклары үз эшләрен дәвам итәчәк.
Терлекчелек тармагының 11 айдагы эшенә йомгаклар һәм сөт җитештерү буенча агымдагы вәзгыять турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.