Татарстанда язгы кыр эшләренә әзерлек бара, Кырым Республикасында һәм Краснодар краенда чәчү эшләре башланды инде

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

11 мартта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышын уздырды, аның кысаларында авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 2021 елда язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлекнең барышы турында сөйләде.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, безнең илнең агросәнәгать комплексы язгы кыр эшләренә планлы әзерлекне дәвам итә. Рәсми рәвештә Кырым Республикасында һәм Краснодар краенда чәчү эшләре башланды инде. Россиянең көньягында язгы кыр эшләренә массакүләм старт якын көннәрдә көтелә, бу күпьеллык уртача күрсәткечләргә туры килә. Агымдагы елда чәчү мәйданы, узган ел белән чагыштырганда, 600 мең гектарга күбрәк булачак һәм 80,5 млн га тәшкил итәчәк.

 Татарстанда язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә. Чәчү мәйданнары узган ел дәрәҗәсендә сакланачак - 2,9 млн. га (язгы чәчү - 1,8 млн. га, көзге культуралар 522 мең га мәйданда чәчеләчәк).

Агымдагы елда минераль ашламаларны гектарга 70 кг туплау бурычы куелды. Бүгенге көндә 2021 ел уңышы өчен, көзгене дә исәпкә алып, 142 мең тонна, ягъни һәр гектарга 52 кг (2020 елның  шушы  датасына +17 кг) ашлама тупланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International