Татарстан предприятиеләре онга һәм икмәккә бәяләрне тотрыкландыру өчен 131 млн сум субсидия алачаклар

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.

Он һәм икмәк пешерү предприятиеләренә чыгымнарны каплауга бүленгән акчаларның гомуми суммасы 131,23 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән:

- он җитештерү предприятиеләренә - 66,6 млн. сум, (РФ бюджетыннан - 65,96 млн. сум, ТР бюджетыннан - 0,67 млн. сум);

- икмәк  пешерү предприятиеләренә - 64,6 млн. сум (РФ бюджетыннан - 48,3 млн. сум, ТР бюджетыннан -16,3 млн.сум).

 Механизм он җитештерүчеләргә - азык-төлек бодае сатып алуга чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне, ә икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләренә - икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне күздә тота.

“Хөкүмәт тарафыннан күрелә торган чара тармак предприятиеләренең табышлылыгын саклап калуга һәм он һәм икмәк продукциясенә бәяләрне халык өчен тотрыклы итүгә юнәлдерелгән. Министрлык он җитештерүчеләрдән һәм икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләреннән гаризалар җыя башлады инде”, - дип билгеләп үтте Наил Залаков.

 Субсидия бирүнең төп шарты - үз продукцияләренә күпләп сату бәяләрен арттырмау.

Икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр сатылган икмәкнең килограммы өчен 2 сум исәбеннән бирелә.

 Он җитештерү предприятиеләренә ашлык сатып алуга субсидияләр 2021 елда он җитештерү өчен алынган азык-төлек бодаеның бер тоннасы өчен 2 мең сумнан артыграк (2 108,61 сум/тонна) тәшкил итәчәк.

10 мартка 2 он җитештерү предприятиесе һәм 8 икмәк пешерү сәнәгате предприятиесе заявка биргәннәр инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International