Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы делегациясе Курск һәм Воронеж өлкәләрендә «Эконива» җитештерү объектларында эшлекле визит белән булды. Очрашуның төп максаты - селекция-орлыкчылык юнәлеше, сөт җитештерү һәм эшкәртү буенча эш тәҗрибәсе белән танышу.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казанда чатыр ярминкәләренең дәвам итүен исегезгә төшерә.
Республика дәүләт ярдәме программаларыннан файдаланып, алар үзләренең авыл хуҗалыгы җитештерүен киңәйтәләр. Өстәвенә, зур агрофирмалар арасында да, зур булмаган фермер хуҗалыклары арасында да үрнәк мисаллар бар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортыннан галим «Техник фәннәр» юнәлешендә Россия икътисадын модернизацияләүнең өстенлекле юнәлешләре буенча перспективалы фәнни тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне гамәлгә ашыручы яшь Россия галимнәренә – фән кандидатларына һәм докторларына дәүләт ярдәме күрсәтү өчен билгеләнгән Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды. Казан дәүләт аграр университетының Механикалаштыру һәм техник сервис институтының машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау кафедрасы профессоры Марат Кәлимуллин бәрәңге игү технологиясен технологик операцияләр белән камилләштерде.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы кооперативлары аграр секторны үстерүдә драйверлар булып тораалар. Мамадыш районының «ЭкоПтица» кооперативы да шундый үсеш үрнәкләренең берсе булды.
20 гыйнварда Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев агросәнәгать комплексындагы һәм азык-төлек базарындагы вәзгыятьне мониторинглау буенча Оператив штабның 2021 елда беренче утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Марсель Мәхмүтов, Ленар Гарипов һәм Ришат Хәбипов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республикада авыл ипотекасын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы директоры Ләлә Кудерметова, «Сбербанк» гавами акционер җәмгыятенең партнерлар белән эшләү һәм ипотека кредиты идарәсе башлыгы Леонид Захаров, «Ак Барс Банк» гавами акционер җәмгыятенең продуктларны ваклап сатуны үстерү дирекциясе директоры Александр Пронягин һәм «Ак Барс Банк» гавами акционер җәмгыятенең партнерлык каналы, эквайринг һәм автокредитлау идарәсе башлыгы Олег Исламов катнашты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 2021 елның 11 гыйнварына авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 49,89 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,9%ка (2,3 мең тоннага) күбрәк.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында 2021 елда сезонлы кыр эшләрен башкарганда АПК объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Министрның беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узган киңәшмәдә АПК идарәсенең төбәк органнары җитәкчеләре, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге, Россия Авыл хуҗалыгы үзәге вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2022 - 2024 елларда гамәлгә ашыру күздә тотыла торган «Авыл территорияләренең бүгенге йөзе» ведомство максатчан программасы кысаларында проектлар сайлап алуга районнардан документлар кабул итә башлады.