Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә татар авылының бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алыштылар

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Татар авыллары эшкуарларының IX бөтенроссия җыенында РФ төбәкләре авылларының торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестицион сәясәт һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы Илдар Гафуров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшкуарлары белән эшләү комитеты башлыгы, Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев чараның модераторлары булдылар.

Киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, Марсель Мәхмүтов чыгыш ясады.

«Татар авылы безнең аңда – авылда калып, үз бизнесларын булдырырга омтылучы кешеләрнең яшәү рәвеше ул. Күпләрнең бу яхшы гына килеп чыга. Кемдер зур булмаган гаилә предприятиеләреннән башлап, шәһәр өчен мөһим булган предприятиеләргә кадәр булдыра», - дип билгеләп үтте Марсель Мәхмүтов.

Авылны үстерү өчен Министрлык тарафыннан күп эшләр башкарыла. Авыл халкына үз бизнесын үстерү, кооперативлар, гаилә фермалары төзү һ.б. өчен грантлар бирелә. Бүгенге көндә ул тармакның барлык өлкәләрен колачлый.

"Министрлык шулай ук «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль дәүләт программасының операторы да булып тора. Әлеге программа кысаларында без авылда территорияләрне үстерүгә комплекслы якын килергә тырышабыз:торак төзелеше, юллар һәм газүткәргеч челтәрләр сузу һәм башкалар буенча. Узган ел бу максатларга 3 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелде", - дип өстәде Марсель Мәхмүтов.

«Күрше авыл» проекты авторы Денис Елисеев татар милли стилендәге, бизнес-парк, экоферма һәм мәчет белән, коттедж поселогы төзү турында сөйләде. Проект Лаеш районында тормышка ашырылачак.

"Курше Авыл" бердәм архитектура стилендә төзеләчәк — биналар һәм парк композицияләре яңа, заманча татар архитектура традицияләре белән башкарылачак. Поселокның  мәйданы 100 га тәшкил итә", - дип билгеләп үтте Денис Елисеев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International