Архангельск өлкәсе агросәнәгать комплексы һәм сәүдә министры Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше белән танышты

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Эш сәфәре кысаларында Архангельск өлкәсенең агросәнәгать комплексы һәм сәүдә министры Ирина Бажанова Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эшләр идарәчесе Илья Спиридонов һәм «Рацин» АҖенең «Хәләл» продукциясен экспортлау проекты җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов йөрде.

 Эш сәфәре «Алчак» ҖЧҖеннән башланды. Авыл хуҗалыгы предприятиесе вируссыз орлык бәрәңге җитештерә. Предприятиедә елга пробиркада 100 000 үсемлек җитештерергә сәләтле лаборатория бар һәм гомуми мәйданы 0,5 гектардан артык булган теплица комплекслары бар. Элиталы орлык бәрәңгесе репродукцияләре Россиянең дистәләгән төбәгенә һәм БДБ илләренә җибәрелә.

Аннары делегация Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында булды. Очрашу барышында Институт директоры Рөстәм Низамов Институтның эшчәнлеге һәм киләчәккә планнар турында сөйләде.

 Аннары алар Лаеш районының «Кәүсәр» тәэмин итү һәм сату (сәүдә) авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында булдылар. Биредә алар җитештерү цехларын һәм предприятие җитештерә торган продукцияне карадылар.

Исегезгә төшерәбез, проект Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла. 2018 елда предприятие кош итен эшкәртү җайланмалары сатып алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 30 млн.сум күләмендә грант алды. Җитештерелә торган продукция ассортименты шактый бай: үрдәк итеннән казылыклар, сосискалар, паштетлар, каклаган һәм ысланган продукция һ.б.лар җитештерелә. Барлык продукция “Хәләл” стандартлар буенча әзерләнә.

Очрашу барышында предприятие җитәкчесе Архангельск өлкәсенә кооперативның продукциясен тәкъдир итү өчен чакырылды.

 Соңыннан кунаклар Казан сөт комбинаты җитештерүе белән таныштылар. Продукция бары тик Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чималыннан гына җитештерелә һәм «Хәләл» системасы буенча сертификацияләнгән. Бу сөт кенә түгел, ә кефир, әчетелгән сөт эчемлекләре, эремчек, каймак, сөт өсте, йогырт, сыр, май, туңдырма һ.б.лар.

Архангельск өлкәсенең агросәнәгать комплексы һәм сәүдә министры белән очрашу йомгаклары буенча «Кәүсәр» кооперативы һәм Казан сөт комбинаты продукциясе зур кызыксыну уятты, шулай ук «Алчак» ҖЧҖ белән хезмәттәшлек итү, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белән тәҗрибә уртаклашу буенча онлайн-очрашу уздыру планнары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International