Татар авыллары эшкуарларының IX бөтенроссия җыены кысаларында «Авыл территорияләрен үстерү драйверы – кооперация һәм авыл өчен профессиональ кадрлар әзерләү» темасына панель дискуссия узды. Чара Казан кооператив институты базасында узды.
Мәйданчыкның модераторлары - «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Илнур Хәбибуллин һәм Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева.
Кара-каршы утырып сөйләшү форматындагы чарада хакимият вәкилләре, галимнәр, укытучылар, авыллардан килгән яшь эшкуарлар, шулай ук Россиянең бөтен татар авылларыннан килгән эшкуарлар катнашты. Аларның күбесе үз фикерләре, тәкъдимнәре, искәрмәләре белән чыгыш ясадылар.
Пленар утырыш барышында сөйләшүнең төп темасы - кооперация һәм гомумән авыл өчен кадрлар әзерләүнең актуаль мәсьәләләре булды. Бу проблеманы ничек хәл итәргә һәм авылда нәрсә белән шөгыльләнеп була, үзеңне ничек күрсәтергә мөмкин? Шул хакта сөйләшү барды.
Очрашуны Алсу Нәбиева ачты.
"Россия кооперация университеты тарафыннан студентларга белем бирү генә түгел, ә практикага әзерләү дә алып барыла. Авыл хуҗалыгы кооперациясе тармагы өчен практик белгечләр әзерләү буенча берничә флагман проекты гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының практик эшчәнлегенә студентларны җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. 2018 елдан башлап Казан кооператив институтының фәнни мәйданчыгында «Татарстан Республикасы Кооперативлар берлеге» авыл хуҗалыгы кооперативларының Ревизия берлеге гамәлгә куелды. 2021 елның 1 гыйнварына Ревизия берлегендә 64 әгъза булды, шуларның 11е - авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, 53е - авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары», - дип билгеләп үтте Алсу Нәбиева.
Республиканың дүрт муниципаль районында гамәлгә ашырыла торган «Мәктәп кооперативлары акселераторы» иң мөһим кооператив проектларының берсе булып тора. Ул авыл мәктәпләрендә авыл хуҗалыгы кооперативларын һәм кооператив сыйныфларын булдыруга юнәлдерелгән. Балалар мәктәптә укыганда ук үзләре яшелчә үстерергә һәм акча эшләргә өйрәнәләр.
“Авыл территорияләрен үстерүнең төп драйверы – ул кооперация үзенең барлык чагылышларында”, - дип өстәде ректор.
Дискуссия мәйданчыгында фикер алышулар барышында кадрлар сәясәте өлкәсендә закон чыгару инициативалары мәсьәләләре каралды.
“Авыл аңа яңалыклар кертүче, перспективалы проектлар булдыручы, авыл тормышын тагын да сыйфатлырак дәрәҗәгә күтәрүче актив, профессиональ һәм битараф булмаган кадрлар ярдәмендә заманча һәм җәлеп итәрлек булырга тиеш һәм була ала да”, - дип билгеләп үтте Илнур Хәбибуллин.
Дискуссия мәйданчыгы авыл эшкуарлары белән нәтиҗәле кире элемтәне ничек булдырырга мөмкин булуын, шулай ук мәгълүмати тулы резолюция формалаштыру мөмкинлеген, башкарма хакимият проблемаларын закон чыгару инициативалары аша креатив хәл итүне тәкъдим итәргә мөмкин булуны күрсәтте.