Ленар Гарипов:2020 ел йомгаклары буенча Хәләл продукция экспортының тулаем күләме 2,5 млн доллар тәшкил итте

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Татар авыллары эшкуарларының IX бөтенроссия җыены кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында "Сәламәт ризык – сәламәт милләт" дип аталган дискуссия мәйданчыгы узды.

Аның модераторлары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов һәм татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.

Утырыш барышында шулай ук Төмән һәм Оренбург өлкәләреннән, Башкортостан, Саха (Якутия) һәм Марий Эл республикаларыннан делегатлар чыгыш ясады.

Киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, Ленар Гарипов чыгыш ясады. Ул республикада җитештерелә торган сыйфатлы продуктлар турында сөйләде.

"Сәламәт халыкның гына киләчәге бар. Бүгенге көндә Татарстанда натураль, тәмле һәм файдалы продукция җитәрлек күләмдә җитештерелә", - дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате узган ел йомгаклары буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, барлык категорияләр буенча тулаем продукция күләме 263,4 млрд.сумлык булган. Бу, беренче чиратта, ашлык җыюны 124,8%ка арттыру хисабына сизелерлек динамика күзәтелде. Тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча Татарстан Россия Федерациясе төбәкләре арасында - 4 урынны һәм Идел буе федераль округында 1 урынны били.

"Башлангыч нәтиҗәләр буенча республика сөт җитештерү буенча - 1 урынны, шикәр чөгендеренең тулаем җыемы буенча - 6 урынны, ашлык җыю буенча (эшкәртелгәннән соң) - 7 урынны, сугым өчен терлек һәм кош-корт җитештерү буенча 10 урынны алып тора», - дип өстәде министр урынбасары.

Үз чыгышында ул шулай ук Татарстан продукциясенең Россия төбәкләренә чыгарылуы һәм башка илләргә экспортлануы турында сөйләде.

“Җитештерүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе итеп безнең күп кенә предприятиеләребез Хәләл продукция җитештерүне сайлады. Безнең өчен бу экспортның тагын бер өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Мондый продуктлар базары чагыштырмача яшь һәм аның өлешенә якынча 10 млрд. сум туры килә һәм ел саен ул 10-15%ка арта. 2020 ел нәтиҗәләре буенча әлеге продукцияне экспортлауның тулаем күләме 2,5 млн. доллар тәшкил итте, шул исәптән ит һәм сөт продукциясе - 0,5 млн. доллар, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясе - 1,9 млн. доллар, агросәнәгать комплексының башка продукциясе (0,1 млн. доллар), бу 2019 елдан берничә тапкыр артыграк, бүгенге көнгә Хәләл агросәнәгать комплексы продукциясе Россия төбәкләренә чыгарыла һәм Ирак, Кытай, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Беларусь, Германия, Молдова, Монголия, АКШ һәм башка илләргә экспортлана”, - дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.

Кадрия Идрисова "Тәрбия баскычлары" проекты турында сөйләде. "Тәрбия баскычлары" - балаларны милли традицияләр нигезендә тәрбияләү турында фильм".

Очрашу ахырында дискуссия мәйданчыгында катнашучылар хезмәттәшлек һәм азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләләре, шулай ук эшкуарлык эшчәнлеген алып бару ысуллары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International