Бөгелмә районында өч сөтчелек фермасыннан торган беренче сөт комплексын төзеделәр

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының “Северная Нива” ҖЧҖендә өч сөтчелек фермасыннан торган беренче сөт комплексы файдалануга тапшырылды. Ул 3550 сыерга исәпләнгән. Аның җитештерү куәте тәүлеккә 100 тонна тәшкил итә. Проектка кертелә торган инвестицияләрнең гомуми күләме 11 млрд. сумнан артып китәчәк.

Предприятиедә «Карусель» саву залы эшли. Җайланма бетонга утыртылган әйләнмә платформадан гыйбарәт. Бер үк вакытта анда 72 сыердан сөт савыла.

 Процесс максималь дәрәҗәдә уңайлы. Сыер "Карусель"гә керә һәм аерым ячейкада урын ала. Сыер савучы аның җиленен юа һәм саву аппаратын кигезә. "Карусель" бер әйләнеш ясап чыкканда сөт савылып бетә. Кеше катышыннан башка гына система һәр сыердан соң саву аппаратын стерилизацияли.

Комплекс территориясендә шулай ук терлекләр белән идарә итү буенча Dairy Comp 305 программасы һәм ашату белән идарә итү буенча WinMix программасы урнаштырылган һәм эшли. Хайваннар 100% унификацияләнгән номерлар белән тәэмин ителгән.

 Ферманы комплектацияләү өчен голштин токымлы таналар Германиядән кайтарыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көнгә тәүлеклеккә 19550 кг сөт савыла, нәселле бер сыер көнгә 25 кг сөт бирә.

Комплекс Татарстанның көньяк-көнчыгышы өчен җитди үсеш ноктасы булачак, шулай ук авыл территорияләренең тотрыклы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International