Татарстан аграрийлары минераль ашламалар туплауны дәвам итәләр

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, республика буенча 31 мартка минераль ашламалар 173,4 мең тоннадан артык, ягъни бер гектарга 63,1 кг тупланган. Бер атна эчендә бер гектарга динамика 2,9 кг тәшкил итте.

Соңгы белешмәләргә караганда, лидерлар өчлегендә:

* Минзәлә районы, аның хуҗалыклары гектарга 105,6 кг минераль ашла туплаганнар;

* Зәй районы – гектарга 103,8 кг;

* Тәтеш районы  - гектарга 103,1 кг;

* Сарман районы – гектарга  93,9 кг.

Шулай ук Әтнә, Тукай, Буа, Мөслим, Нурлат, Саба, Балтач, Аксубай, Чистай, Мамадыш һәм Лениногорск районнарында да күрсәткечләр яхшы. Калган районнарга бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк. Иң түбән күрсәткечләр Әгерҗе, Чирмешән һәм Зеленодольск районнарында, аларда  моңа аерым игътибар бирергә кирәк.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртүенчә, минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алу һәм туфракны минераль элементлар белән тулыландыру өчен нигез булып тора. Ашлама, уңдырышлылыкны гына арттырып калмыйча, аның сыйфатын да яхшырта: шикәр, май һәм аксым, шулай ук биологик актив матдәләр күләме арта. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау эше тиешле дәрәҗәдә алып барылмаган районнарга моңа игътибарны арттырырга кирәк.

2021 ел уңышы өчен минераль ашламалар туплау турында тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми сайтта Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International