Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра

2021 елның 2 апреле, җомга

Шимбә көнне, 3 апрельдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра, алар, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 6да эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып ала алалар.

 Ярминкәләр, гадәттәгечә, түбәндәге адреслар буенча уза:

– Авиатөзелеш районы: Ленинград ур., 27 (“Бәхетле” гипермаркеты янындагы мәйданчыкта), Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев ур., 7 йорт янында;

– Вахитов районы: Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә;

–  Киров районы: Кызыл Кокшай ур., 150/2 («Җиләкле бистә» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта), Батыршин ур., 20;

– Яңа Савин районы: Хөсәен Ямашев пр., 71а (“Бәхетле” гипермаркеты янындагы  мәйданчыкта); Лаврентьев ур.,  10 (чатыр корылган мәйданчык);

– Идел буе районы: Р. Зорге ур., 66, корп. 1 («Олимп» базары янында), Ю.Фучик ур., 72 (чатыр корылган мәйданчык);

–  Совет районы: Аграрный ур., 2 («Казан» агросәнәгать паркының ачык мәйданчыгында, Зәкиев ур., 12 һәм Липатов ур., 7 ((чатыр корылган мәйданчык һәм “Дәрвиш” базары территориясендәге мәйданчык);

 – Мәскәү районы: Ш.Усманов ур., 1 (Энергетиклар һәм Ш.Усманову урамнары ягыннан Мәскәү базарына чиктәш мәйданчык);

– Зеленодольск районы: Яңа Тура һәм Осиново поселокларында: («Радужный» сәүдә үзәге һәм «Яңа  Тура» технополисы янында);

  – Юдино  поселыгында  (Революция ур., 12);

 – Чаллыда: Г.Тукай ур., 16 («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык), Чулман пр., (Ипподром территориясендәге мәйданчык);

–  Түбән Камада: Вокзал ур., 2 («Комета» Үзәк базары мәйданчыгы; Көньяк ур., 1 («Магнит» сәүдә үзәгенә каршы мәйданчык).

Өч ярминкә йомгаклары буенча республика районнарыннан авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 76,7 тонна бәрәңге, 135,44 тонна яшелчә, 218,5 тонна ит, 26,7 тонна үлчәүле сөт, 174,6 тонна шикәр комы, 90,0 тонна он, 463 мең данә йомырка һәм 456,6 тонна ашлык китерелгән.

 Исегезгә төшерәбез, язгы ярминкәләр 13 мартта эшли башлады һәм 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Төрле мәйданчыкларда продукциянең ассортименты төрлечә һәм ул халык ихтыяҗын исәпкә алып төзелгән.

 Авыл хуҗалыгы ярминкәләре - фермерлар өчен дә, халык өчен дә бик мөһим ярдәм чарасы, чөнки ярминкәләрдә фермерлар үзләре үстергән продукцияне сата алалар (сәүдә урыннары бушлай бирелә), ә халыкның, сәүдәгә өстәлгән бәяләрдән башка, сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен минималь бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге бар.

 Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казандагы ярминкә мәйданчыкларын шәхсән үзләре йөреп чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International