Ришат Хәбипов: Татарстанның кече хуҗалыкларына 3,2 млрд сумлык ярдәм күрсәтелде

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татар авыллары эшкуарларының IX бөтенроссия җыены кысаларында «Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү технологияләре (кече механизация)» темасына дискуссия мәйданчыгы узды.

Чараның модераторлары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм Россия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов.

Ришат Хәбипов киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, чыгыш ясады. 

«Бүген без бергә эшкуарлык эшчәнлеген алып бару, аны алга таба үстерү турында сөйләшәчәкбез. Барыгызга да нәтиҗәле эш һәм уңышлы тәҗрибәләр белән  уртаклашуны телим", - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

2020 елда республиканың кече хуҗалыкларына 25 юнәлеш буенча 3,2 млрд. сумлык ярдәм күрсәтелде. Ул шулай ук катнашучыларны Биектау, Кукмара, Нурлат, Лениногорск, Теләче районнарында уңышлы эшләүче КФХлар эшчәнлеге белән таныштырды.

 Башкортостан Республикасы, Пермь крае, Ульяновск һәм Төмән өлкәләре фермерлары үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Мөслим районының «АгроЛидер» авыл хуҗалыгы эшкәртү һәм тәэмин итү-сату кулланучылар кооперативы рәисе Ирек Хәмәдишин үзенең кошчылык эшчәнлегенең 17 еллык тәҗрибәсе турында сөйләде.

«Нульдән башладык. Колхозлардан калган элеккеге җимерек фермаларны, ремонтлап, кошчылык белән шөгыльләнә башладык. Инкубаторда казлар чыгара башладык. Бу бик дөрес юнәлеш булып чыкты. Бүгенге көндә каз ите мөслимлеләрнең брендына әверелеп бара. Без ярминкәләрдә бик теләп катнашабыз, һәрвакыт казлар һәм шәһәр кешеләре бик ошатып өлгергән аларның эч-башларын да алып киләбез. Районда кошчылык белән шөгыльләнүче  яшьләр дә күп хәзер. Бүгенге көндә районда кошчылык тармагында 30дан артык эшмәкәр эшли. Узган ел район 3355 тонна кош ите җитештерде", - дип сөйләде ул.

 Ульяновск өлкәсе эшмәкәре, майлы культуралар белән шөгыльләнүче Камил Бирюков үсемлекчелек өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм агрофирма мисалында үз төбәгендә ашлыкны тирәнтен эшкәртүче хуҗалыкларның булмавы һәм үзебезнең ашламаның җитәрлек булмавы турындагы мәсьәләләргә тукталды.

“Без Россиядә уза торган барлык чараларда да булабыз, тәҗрибә туплыйбыз  һәм үзебезнең җәҗрибә белән уртаклашырга да һәрвакыт  әзер. Бүгенге көндә культуралар буенча уртача уңыш - 54 ц/га, майлы (орлык) культуралар буенча 23 ц/га тәшкил итә. Онны экспортка алалар”, - диде ул.

 «Бионоватик» компанияләре төркеменең Татарстан Республикасы буенча агросәнәгать хезмәте җитәкчесе Рәшит Хөснетдинов предприятиенең эше һәм кыр культураларын яклауның һәм тукландыруның интеграцияләнгән системалары турында сөйләде. Үз чыгышында ул катнашучыларның игътибарын авыл хуҗалыгы культураларын үстерү препаратларына юнәлтте.

Чара ахырында Ришат Хәбипов очрашуда катнашучыларга уңышлы эш теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International