ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Быел Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинатының «Обнимама» балалар ризыгы брендына 5 ел тулды. Бу вакыт эчендә балалар өчен этикеткада Обнимама һәм Обнимашка  филләре белән 300 миллион төргәк  продукция җитештерелде. Бу линейканың иң популяр продуктлары - A, С һәм D  витаминнары белән баетылган җиләк-җимешле эремчекләр, 2022 елда алар 26 миллион төргәктән  артык    сатылган. 
 


20
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

      Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнардан сөт юнәлешендә мини-фермалар төзүгә, товар һәм нәселле таналар һәм яшь сыерлар   сатып алуга тоткан чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр алу  өчен заявкалар кабул итү турында игълан итә.

Илкүләм кошчылар берлеге узган ел йомгаклары Россия буенча бройлер ите җитештерүчеләрнең рейтингын төзегән. Аңа тере үлчәмдә 5 млн тоннадан артык ит җитештергән эре компанияләр кергән. Агрокөч структурасына керүче “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ тере үлчәмдә 127 мең тонна ит күрсәткече белән 10 урынны алды.


17
февраль, 2023 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге Идарәсе  коллегиясенең «2022 елда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге   Идарәсенең эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында» йомгаклау утырышы булды.

Традицион слетта Балтач районы авыл хуҗалыгы алдынгылары 2022 елга йомгаклар  ясадылар. Анда Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм аграрийлар катнашты.
 


16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2022 елда Россельхозбанк Татарстанда сөт юнәлешендә берничә эре мөгезле терлек комплексын төзүне һәм модернизацияләүне, элеватор комплексын   техник яңартуны  финанслады. Барлык  чаралар  өчен  1,8 млрд. сумлык  ярдәм  күрсәтелгән.


15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре  белән Яңа Чишмә һәм Чирмешән муниципаль районнарында булды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы   2023  елда матди-техник базаны  үстерүгә грантлар  бирү өчен  авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап  алу конкурсына документлар кабул  итү  турында игълан итә.

Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы тарихы музеенда Санкт-Петербург туристлары өчен чираттагы экскурсия уздырылды. Аны музей директоры Наил Сабиров үткәрде. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан районнары белән киңәшмә узды, анда терлекчелек тармагының агымдагы елның гыйнвар аендагы  эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International