ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2023 ел
җомга

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан районнары белән киңәшмә узды, анда терлекчелек буенча агымдагы елның 4 аена йомгаклар ясалды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.
 

Агымдагы  сезонда Агрокөчнең чәчү мәйданнары структурасы  түбәндәгечә: көзге бодай - 48 099 га, язгы бодай - 32 579 га, арпа - 30 428 га, шикәр чөгендере - 28174 га, рапс - 17 060 га, көнбагыш - 15 830 га, күпьеллык үләннәр - 14 227 га, борчак - 6 592 га, силос өчен кукуруз - 5 727 га, көзге арыш - 3 982 га, ашлык өчен кукуруз - 2 816 га, орлык өчен горчица - 1000 га, соя - 160 га, солы - 50 га.
 


18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисадый форумы һәм Russia Halal Expo хәләл халыкара индустрия күргәзмәсе ачылды. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Расулзодә, Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников, Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов,  Ислам хезмәттәшлеге оешмасы  Генераль секретаре урынбасары Әхмәд  Кавеса Сенгендо катнашты.


17
май, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында дүрт ил: Малайзия, Төркия, Алжир һәм Мавритания делегацияләре белән очрашулар узды. Эшлекле очрашулар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм аның урынбасарлары рәислегендә узды. Әлеге очрашулар Kazanforum – 2023 кысаларында узды, ул бүген “Казан” агросәнәгать паркында старт алды.  Очрашуларда бүгенге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар һәм ике яклы хезмәттәшлекнең алга таба адымнарын билгеләделәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренә хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү системаларын (су белән тәэмин итүнең бүлү челтәрләреннән тыш) яисә  каты коммуналь калдыклар җыю һәм чыгару мәйданчыкларын төзү, капиталь ремонтлау, реконструкцияләү буенча чыгымнарның бер өлешен финанслашу өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алуга гаризалар кабул итүне игълан итә.  

Бүген «Казан» агросәнәгать паркында Russia HALAL Market Хәләл продукция күргәзмәсе ачылды. Экспозиция белән Татарстан Республикасы Рәисе   Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Малайзиянең Ислам үсеше департаменты генераль директоры урынбасары Сираджуддин Сухаими, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте  рәисе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин таныштылар. 


16
май, 2023 ел
сишәмбе

KazanForun-2023 кысаларында Russian Halal Market хәләл продукция күргәзмәсендә катнашучылар арасында Иран, Төркия һәм Сенегал компанияләре булачак. Бу хакта брифингта журналистларга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов хәбәр итте.


15
май, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстанга Рязань өлкәсенең нәсел хуҗалыгыннан голштин токымлы 462 баш тана кайтардылар. 

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен үзмәшгуль статусында җитештерүне, эшкәртүне һәм сатуны гамәлгә ашыручы татарстанлылар еллык 5% ставка буенча ташламалы кредит ала алалар. Яңа ярдәм чарасы Россельхозбанк тарафыннан Россия  Федерациясе   Хөкүмәтенең 2016 елның 29 декабрендәге  1528 номерлы карарын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән. Элек авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итүнең бу чарасы оешмаларга һәм шәхси эшкуарларга гына бирелә иде.  


12
май, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елда федераль бюджеттан финанслашына торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты кысаларында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә 2023 елның 1 кварталында тотылган чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр бирү буенча сайлап алу уздыру  өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International