Марат Җәббаров Кукмара муниципаль районы укучыларын Белем көне белән котлады

2023 елның 1 сентябре, җомга

Бүген, Белем көнендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Кукмара муниципаль районы мәктәпләрендә узган тантаналы линейкаларда катнашты.
Олы Сәрдек авылында бүген капиталь ремонттан соң К.Ф. Шакиров  исемендәге гимназия үз ишекләрен ачты. Марат Җәббаров укучыларны һәм укытучыларны Белем көне белән котлады һәм яңа уку елында уңышлар теләде. 
“Мәгариф хезмәткәрләре үз укучылары өчен юлкүрсәткечләр  булып торалар, алар укучылар белән үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Безнең өчен һәр укытучының Ватан язмышы өчен җаваплы, гармонияле үсеш алган шәхесләрне укытуга һәм тәрбияләүгә керткән өлеше  кадерле”, - дип билгеләп үтте вице-премьер.
 Аннары Марат Җәббаров Кукмара аграр көллиятендә булды, аның базасында «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында «Авыл хуҗалыгы» кластеры ачылды. Аның кысаларында 140 студент белем алачак.  
Шулай ук бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Ядегәр авылында Г.Г.Гарифуллин ис. урта белем бирү мәктәбендә тантаналы  линейкада  катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International