Җомга көнне, 14 июльдә, Россельхозбанк һәм «Сколково» агросәнәгать комплексында Россия төбәкләренең беренче рейтингын тәкъдим иттеләр, ул агросәнәгать комплексында төбәкләрнең инновациялелегенә йогынты ясый торган күрсәткечләрне объектив бәяләүне булдыруга, шулай ук яңа технологияләрне гамәлгә кертүдә булган киртәләрне һәм аларны киметүгә ярдәм итә торган факторларны ачыклауга юнәлдерелгән.
Бу хакта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фастова Елена Владимировна игълан итте. Рейтинг Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан төзелгән иде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Компетенцияләр үзәге командасы Россия Федерациясе сенаторы Геннадий Емельянов белән очрашты. Эшлекле очрашуда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Диләрә Шувалова катнашты.
“Агросила” составына Россиядә «Хәләл» стандартлары буенча иң эре продукция җитештерүче «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ керә. Кошчылык комплексында ел саен 10 мең тоннага кадәр хәләл продукция җитештерелә, аның ассортименты 35 исемнән артып китә. Алар арасында – индивидуаль пакетта чеби-бройлер түшкәсе, вакуум пакетта чеби-бройлер түшкәсе, ябык лотокларда чеби-бройлерның төрле өлешләре (бот, балтыр ите, күкрәк ите, филе, окорочка, канат), ябык лотокларда субпродуктлар (йөрәк, бавыр, муен, ашказаны).
22 - 24 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә цифрлы технологияләр өлкәсендә масштаблы чара - «Kazan Digital Week-2023» халыкара форумы узачак.
2023 елның 11 – 13 июлендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында «Август» компаниясе һәм «Август-Агро» ИК «Югары маржиналь культуралар белән баетылган чәчү әйләнеше шартларында парларсыз һәм сөрүләрсез интенсив игенчелек системасы» дигән темага Кыр көне уздырачак. Кунакларга рапс, майлы җитен, көзге һәм язгы бодай, борчак чәчүлекләре күрсәтеләчәк, шулай ук «Август-Теләче» агрофирмасы базасында җитештерү инфраструктурасы һәм авыл хуҗалыгы техникасы күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасына Белоруссия делегациясе килде. Аларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов озата йөрде. Эш сәфәрендә «Белкоопсоюз»ның эшләнмәләр идарәсе башлыгы Оксана Скиндер, «Полоцкий базары» кооператив-сәүдә предприятиесе директоры Диана Кузикова катнашты.
Бүген Казанда «Кулланучылар кооперациясе системасы резервлары: әзерләү эшчәнлеге» эксперт сессиясе узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясенең район бүлекчәләре җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге җәмгыятьләренең һәм кооперативларының җитәкчеләренә махсуслаштырылган 16 автомобильдән ачкычлар тапшырды.
Республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре квалификацияләрен күтәрүне дәвам итәләр. "АПКда цифрлы трансформация" квалификация күтәрү программасының агымдагы курсында 29 муниципаль районнан 106 предприятиенең хезмәткәрләре укулар узды.