Марат Әхмәтов: «Республикада югары технологияле гаилә фермалары төзү һәм шәхси хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре төп юнәлешләрнең берсе булырга тиеш»

2011 елның 2 декабре, җомга

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә видеоконференция режимында  республика киңәшмәсе узды. Биредә шәхси хуҗалыкларның үсеше, гаилә фермалары төзү мәсьәләләре каралды, 2011 елның 10 аена терлекчелеккә йомгак ясалды.

Төп доклад белән ТР Премьер-министр урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, Зәй, Актаныш, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе, Бөгелмә районнарында югары технологияле гаилә фермалары төзү актив бара. Тик Лениногорск, Баулы, Азнакай, Алабуга, Яшел Үзән, Югары Ослан, Чистай, Апас, Әтнә һәм Балтач районнарында бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирелми.

“Шул ук вакытта, нефтька бай районнарда, “Татнефть”нең  ярдәменә ышанасы килә. Без әлеге мәсьәлә буенча җитәкчеләр белән җентекләп фикер алышырбыз һәм бу районнарда бу программа тулы көчкә эшли башлар дип өметләнәбез”.- дип белдерде министр.

«Әлеге программа республиканың көньяк-көнчыгыш районнары өчен кирәк», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. ТР Хөкүмәте исә бу программаны алга этәрүгә ярдәм итәчәк.

Гомумән алганда, төзелеш эшләре һәм бүлеп бирелгән акчаларның кая сарыф ителгәнлеге - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы контроле астында. «Шәхси фермер хуҗалыкларын оештыру төп мәсьәлә булып торачак», - дип ышандырды Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International