9 нчы декабрьдә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. 2003 нче елның 1 нче ноябрендә БМОның Генераль ассамблеясе ришвәтчелеккә каршы Конвенция кабул итә. 9 нчы декабрьдә Мексиканың Мерида шәһәрендә Конвенциягә кул кую өчен Сәяси конференция ачыла.
Әлеге документка кул куйган дәүләтләр ришвәтчелекне, бюджет акчаларын үзләштерүне җинаять буларак игълан итәргә тиеш.
Ришвәтчелеккә каршы көрәш Татарстан Республикасының беренчел мәсьәләләр рәтенә керә. 2011 нче елда хокук саклау органнары тарафыннан ришвәтчелекнең сәбәпләрен һәм шартларын бетерү буенча профилактик чаралар ярдәмендә яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән.
Әлеге юнәлеш буенча эш ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да алып барыла. Сайтта ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча барлык мәгълүмат махсус бүлектә урнаштырылган. Шулай ук 221-76-21 «кайнар линиясе» телефоны аша халык үз мөрәҗәгатен җиткерә ала.