Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Лаеш муниципаль районында булды. Аны ТР Министрлар Кабинеты ветеринария идарәсе начальнигы Булат Камалов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының нәселле терлекчелек буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илсур Закиров озатып йөрде.
Эш сәфәре барышында министр «Йолдыз» ҖЧҖ, «Нармонка» ҖЧҖ һәм «Семиречье» ҖЧҖ агрофирмасының «Зур Кабан» бүлекчәсендә булды. Биредә ул терлекләрнең кышлату чорына әзерлеге белән танышты, хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты.
Әңгәмә барышында Марат Әхмәтов терлекләрнең кышлату чорын оештыру зур игътибар таләп итүенә басым ясады. Быел җәй республика буенча җитәрлек азык күләме тупланды, шуның өчен баш санын киметүгә юл куймаска кирәк.
Җитәкчеләргә ветеринар хезмәт күрсәтүне яхшыртырга, шулай ук эшчеләргә тиешле хезмәт хакын түләргә кирәклеген искәртте министр.