РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник фермер хуҗалыкларының терлекчелектәге нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде

2011 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник белдерүенчә, крестьян (фермер) хуҗалыкларында терлекчелекнең үсеше ил күләм азык-төлекне генә түгел, ә авыл җирлегенең тотрыклылыгын да тәэмин итә.

Хәзерге вакытта фермерлар сөт һәм терлекчелек тармагы буенча региональ программаларда актив катнашучылар булып тора. Узган ел 2 меңнән артык фермер әлеге программада катнашкан. Бүлеп бирелгән акчаларның 230 млн. сумы (11%) сөтчелек тармагына, 319 млн. сум – итчелеккә (20%) юнәлгән.

Дәүләтнең фермер хуҗалыкларындагы терлекчелек үсешенә комплекслы ярдәм күрсәтүе кече хуҗалыклар җитештерүенә уңай йогынты ясый.

Соңгы 5 ел эчендә КФХда терлекчелек буенча гомуми җитештерү күләме 24%тан 30%ка арткан. Бу чорда терлек һәм кошчылыкта җитештерү 78%, мөгезле эре терлек – 59%, дуңгыз – 64%, сарык һәм кәҗә – 2,6 тапкырга арткан. Шулай ук сөт җитештерүдә - 51%, йомырка – 17%, бал-15%ка арту күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International