Татарстанның иң яхшы 20 мәктәп яны участогы 100 мең сум күләмендә грант алачак

2011 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Тиздән республиканың иң яхшы мәктәп участоклары билгеле булачак. Алар 100 мең сум күләмендә грантка алачак. Конкурс мәгариф учрежденияләре арасында 2011 елның апрель аеннан башлап октябрьгә кадәр уздырылды. Бәйгедә катнашу өчен оешмаларның авыл хуҗалыгы өлкәсендә практик тикшеренү эшләре уздырырлык укыту-тәҗрибә участоклары булуы шарт иде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, чараның төп максаты булып авыл мәктәпләренең АПК оешмалары, һөнәри белем бирү учрежденияләре белән тыгыз элемтә урнаштыруы тора.

Җиңүчеләрне исә оештыру комиссиясе билгели. Алар килгән эшләргә бәя бирү белән беррәттән участокларны да барып тикшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International