Бүген Казанның 9 базарында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Мәскәү һәм Чехов базарында тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы продукциясенең төрлелеге белән ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов танышты.
Казанлыларга Мәскәү базарында - Мамадыш һәм Балтач районы, Чехов базарында исә Нурлат һәм Саба районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, Идел буенда – Әтнә һәм Лаеш районнары арзан бәядән үз товарларын тәкъдим итте.
Халыкта сыер ите, йомырка, бәрәңге, сөт, сыр, кәбестәгә сорау зур иде.
Ярминкәгә бүген авыл хезмәтчәннәре 144,2 тонна бәрәңге, 131 тонна яшелчә, 69,2 тонна ит ризыклары,123,5 тонна шикәр комы, 57,1 тонна сөт, 930,1 мең штук йомырка, 23,6 тонна төрле ярмалар, 19,8 тонна карабодай ярмасы алып килде.
Казан базарларына барлыгы 32,7 миллион сумлык продукция китерелде. Продукция алып килүдә 508 машина җәлеп ителде.