ТР авыл яшьләре форумы үз эшен тәмамлады

2011 елның 30 ноябре, чәршәмбе

«Волга» яшьләр үзәгендә ТРның беренче авыл яшьләре форумы үтте. Чарада республиканың барлык муниципаль районыннан 16 яшьтән башлап 35 яшькә кадәр булган авылда яшәүче төрле профессия вәкилләре катнашты. Форумны «ТР авыл хуҗалыгы яшьләр берләшмәсе» иҗтимагый оешмасы һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә оештырды.

Агымдагы елның апрель аенда ТР Хөкүмәте раслаган «2011-2015 елларга Татарстан авыл яшьләре» программасы кабул ителгән иде. Форум кысаларында узган түгәрәк өстәлнең төп мәсьәләләренең берсе - бу  программаны республика бюджетына кертүне сорап дәүләт органнарына мөрәҗәгать итү. Шул уңайдан ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр Иҗтимагый палатасы рәисе, депутат Евгений Ефимов чыгышы зур кызыксыну уятты. Ул республика бюджетына теге яки бу программаларның ничек кертелүе турында тәфсилләп сөйләде.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Айрат Салахов һәм министрлыкның башка белгечләре агросәнәгать өлкәсендә эшләүче яшь специалистларга тәкъдим ителә торган программаларга тукталды. Алар арасында лизинг-грантлар, үз шәхси хуҗалыгыңны оештыру өчен бирелә торган субсидия, авыл туризмын үстерү һәм башка программалар бар.

Шулай ук «Авылда яшьләр инициативасының үсеше» һәм «Татарстан авыл туризмы перспективасы» темаларына түгәрәк өстәлләр үтте. Әңгәмә барышында авыл яшьләренең дәүләт тарафыннан бирелә торган матди ярдәм турында начар хәбәрдар булуы ачыкланды. Шулай ук мәгәриф өлкәсендә бизнес алып баруны өйрәтүче курслар җитмәүе, мәктәпләрне оптимизацияләүнең аянычлы нәтиҗәләре һәм башка мәсьләләр каралды.

Әлеге форум яшьләрнең иҗтимагый–сәяси сораулар буенча үз фикерләрен белдерә алуына әзер булуларын күрсәтте.

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International