Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасыделегациясе Мәскәүдә «Алтын көз – 2014” XVI Россия агросәнәгать күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты.
Татарстан «Алтын көз – 2014” XVI Россия агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша, ул 8-11 октябрьдә Мәскәүдә уза. Безнең республиканың экспозициясе 200 кв.м, Россиянең башка субъектларыныкыннан шактыйга күбрәк. Татарстан Республикасы аграр делегациясен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкли.
2014 елның 2-5 октябрендә Питрәч авылында Татарстан Республикасының «Уныш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасының “Сәламәтлек” XIнче авыл спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты уздырылды.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен карап чыкты. Гадәттәге көзге ярминкәләр Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында шәһәрнең җиде мәйданчыгында узды.
Татарстан РеспубликасыныңТүбән Кама районы фермеры мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләрен бәрәңге һәм яшелчәләр белән тәэмин итә. “Земляки” КФХ башлыгыВладимир Аппаков балалар бакчаларына 400 тонна бәрәңге һәм 120 тонна яшелчә җибәрде.