ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Төркия Республикасыделегациясе белән очрашты, аны Мерсин провинциясенең сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шәрәфеттин Ашут җитәкли.

27-28 октябрьдә Санкт-Петербургта «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру» XII гомумроссия форумы уза.

Татарстан Республикасы делегациясе составына Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков,Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм башкалар керә.

Агымдагы елның 22 - 31 октябрендә “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА)” Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Татарстан Республикасымуниципаль районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең хокук мәсьәләләре буенчаконсультантлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмаларының юристлары белем ала.
Агымдагы елның 23-26 октябрендә Спас районының Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасының «Уныш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасының “Сәламәтлек” XI авыл спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал ярышлары уздырылды.

27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе белән берлектәреспубликаның җиде зонасында базасында "Республика авыл хуҗалыгы формированиеләренең бухгалтерлык һәм икътисад хезмәтләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру" темасына семинар-киңәшмәләр үткәрде.
Агымдагы елның 21-24 октябрендә Тәтеш, Югары Ослан, Арча, Мамадыш, Тукай, Алабуга, Чистай һәмНурлат муниципаль районнарында «Техниканы кышкы саклауга кую һәм аны 2015 елгы кыр эшләре сезонына әзерләү конкурсы йомгаклары” буенча зона-семинар киңәшмәсе узды.
Узган ял көннәрендә Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев Татарстан кулланучылар берлеге предприятиеләренең Ш. Усманов урамындагы махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

25
октябрь, 2014 ел
шимбә
Чаллыда рәсми рәвештә безнең төбәктә беренче экобазар ачылды. Ул Автозавод базарының “Тулпар” ХК территориясендә урнашкан. Аны ачуда шәһәрнең башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев,Татарстан Республикасы Ааыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы Сәүдә предприятиеләре берлеге президенты, “Тулпар” ХК президентыНаил Сөләйманов һәм башкалар катнашты.

24
октябрь, 2014 ел
җомга
Иртәгә, 25 октябрьдә, Казан шәһәрнең җиде мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында гадәттәге көзге ярминкәләр узачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматыннан күренгәнчә, 24 октябрьгә 2783,4 тонна сөт савылган, бу күрсәткеч узган елның шушы вакытына караганда 226,4 тоннага күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International