Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (ТИПКАда) авыл хуҗалыгы юристларының укулары бара

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

Агымдагы елның 22 - 31 октябрендә “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА)” Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Татарстан Республикасымуниципаль районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең хокук мәсьәләләре буенчаконсультантлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмаларының юристлары белем ала.

Уку барышында эшләрне арбитраж судта карауга әзерләү, авыл хуҗалыгы җирләренең әйләнеше, норматив-хокукый актларгакоррупциягә каршы экспертиза уздыру, яңа санкцияләр билгеләү, административ һәм җинаять җаваплылыгына җәлеп итү нигезләре, дәүләт сатып алулары мәсьәләләре карала.

Уку барышында шулай ук аерымланган бүлекчәләр өчен бухгалтерлык һәм салым законнарына 2015 елдан булачак үзгәрешләр, 2014 елның 1 сентябреннән юридик затлар турындагы нормаларга үзгәрешләр, Граждан Кодексына кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә шартнамәчел хокукка кертелгән үзгәрешләр, аерым категория хезмәткәрләрне эштән җибәргәндә компенсацияләр түләү мәсьәләләре дә каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International