Татарстанда Чаллы шәһәрендә беренче экобазар ачылды

2014 елның 25 октябре, шимбә

Чаллыда рәсми рәвештә безнең төбәктә беренче экобазар ачылды. Ул Автозавод базарының “Тулпар” ХК территориясендә урнашкан. Аны ачуда шәһәрнең башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев,Татарстан Республикасы Ааыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы Сәүдә предприятиеләре берлеге президенты, “Тулпар” ХК президентыНаил Сөләйманов һәм башкалар катнашты.

Республикада беренче экобазар 4000 кв.метрдан артык мәйданны били, анда 250 эш урыны булдырылган, бинаныреконструкцияләүгә 170 млн. сум акча тотылган.

Экобазарны торгызу ининициаторы «Тулпар” компанияләре төркеме советы рәисе Наил Сөләйманов билгеләп үткәнчә, төбәктә киң танылган Автозавод базары территориясен реконструкцияләүне төгәлләү этапларының берсе. Соңгы елларда«Тулпар» элек иң проблемалы булган шәһәр участогын сәүдә предприятиеләренең бөтенроссия конкурсы йомгаклары буенча илдә иң яхшы башундый ук конкурста “Тулпар” сәүдә-күргәзмә комплексы Россиянең иң яхшы сәүдә комплексы дип танылды.

Экобазар концепциясе – заманча уңайлы сәүдә үзәге, югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү һәм продуктларның сыйфатын даими тикшереп тору кебек үзенчәлекләрне берләштергән продукт базарының иң яхшы традицияләре ул. Монда җирле, шулай ук читтовар җитештерүчеләрнең ит продукциясе, йомырка, кондитер әйберләре, яшелчә һәм җиләк- җимеш киң ассортимента тупланган. Экобазарның төп үзенчәлеге - анда сатыла торган барлык продукция экологик яктан чиста, арадашчы компанияләрдән башка алынган һәм күбрәк җирле җитештерелгән продуктлар.

Экобазар Европа форматындагы заманча сәүдә җиһазлары, заманча кондиционер, җылыту системалары белән, бинада даими температура режимын тота торган автомат система белән җиһазландырылган. Шулай ук заманча җайланмалары белән үзлабораториясе бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International