Агымдагы елның 21-24 октябрендә Тәтеш, Югары Ослан, Арча, Мамадыш, Тукай, Алабуга, Чистай һәмНурлат муниципаль районнарында «Техниканы кышкы саклауга кую һәм аны 2015 елгы кыр эшләре сезонына әзерләү конкурсы йомгаклары” буенча зона-семинар киңәшмәсе узды.
Чаралар Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары ТәлгатьТаһирҗанов, Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге белгечләре, муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация буенча консультантлары, хуҗалыкларның баш инженерлары, авыл хуҗалыгы техникасы дилерлары һәм механизация буенча сервис хезмәтләре катнашында узды.
Семинарның пленар өлешендә Татарстан Республикасының АПКын техник җиһазлау мәсьәләләре, техниканы 2015 елгы кыр эшләре сезонына әзерләү буенча инженер-техник хезмәтнең эш йомгаклары һәм бурычлары каралды. Шулай ук Татарстан Республикасы АПКында үзйөрешле техниканың торышын тикшерүне һәм лизинг техникасы белән тәэмин итүне оештыру турында да фикер алыштылар.
Семинарның практик өлешендә хуҗалыкларның машина-трактор паркын карадылар, хуҗалыклар инженерларының аерым эшләре белән, дилерлар һәм сервис хезмәтләре белән таныштылыр.
Йомгаклау семинарлары 28 һәм 29 октябрьдә Әлмәт һәм Азнакай муниципаль районнарында узачак.