Иртәгә Казанда һәм Чаллыда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

2014 елның 24 октябре, җомга

Иртәгә, 25 октябрьдә, Казан шәһәрнең җиде мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында гадәттәге көзге ярминкәләр узачак.

Яңа Савин районы ярминкәсенә (Адоратский ур., 21, “Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары” ААҖ каршындагы мәйдан) «Татмелиорация» траст компаниясе” ААҖ үз продукциясен алып киләчәк. Шунда ук Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Майский” теплицакомбинаты” ҖЧҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ, “Арча” ҖЧҖ продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен мөмкин кадәр кулай бәяләрдән ике мәйданчыкта - 1) “Казан” агросәнәгать комплексында (Аграрчылар ур.) һәм 2) Дәрвишләр бисмәсендә, Сәед Галиев мәдәният йорты каршында (Совет ур., 18) сатып алырга мөмкин булачак.

Казан” агросәнәгать паркына Аксубай, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Апас муниципаль районнары товар җитештерүчеләре, шулай ук Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Просто молоко” ИК” ҖЧҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “АгроИнвест” ИК” ЯАҖ, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ДФУ (ГНУ), “Арча” ҖЧҖ, “Мотыйгуллин” ИП кебек оешмалар үз продукцияләрен китерәчәкләр.

Дәрвишләр бистәсендәге ярминкәгә Балык Бистәсе муниципаль районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ,“Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Просто молоко” ИК” ҖЧҖ, “Красный Восток-Агро” ААҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ, “Полимэкс” ҖЧҖ, “Татагролизинг” ААҖ кебек оешмалар үз продуктларын китерәчәкләр.

Авиатөзелеш районында (Дементьев ур., 39 йорт, 123 нче һөнәри лицей каршындагы мәйданда) Питрәч муниципаль районы товар җитештерүчеләре, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Просто молоко” ИК” ҖЧҖ, «Татагрохим» ААҖ продукциясе булачак.

Мәскәү муниципаль районы ярминкәсендә Г. Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә Чүпрәле муниципаль районыннан китерелгән авыл хуҗалыгы товарларын, шулай укТатарстан кулланучылар берлеге, “Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” ЯАҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Просто молоко” ИК” ҖЧҖ, “Татплодоовощпром” ЯАҖ продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Киров районында Краснококшайский ур., 152/2 йорт адресы буенча "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядәТәтеш муниципаль районы, Татарстан кулланучылар берлеге, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ (Лаеш филиалы), “Просто молоко” ИК” ҖЧҖ товар җитештерүчеләре үз продукциясен сатачаклар.

Вахитов районының Достоевский ур. буенча Чехов базары артындагы мәйданда Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, Татарстан кулланучылар берлеге, “Ак Барс” ХК ААҖ, “Лаеш балык заводы” ЯАҖ, “Татплодоовощпром” ЯАҖ һәм Лаеш муниципаль районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең продукциясе булачак.

Чаллы шәһәрендә ярминкәләр биш мәйданчыкта узачак: аларда Минзәлә, Азнакай, Актаныш, Лениногорск, Мөслим, Әгерҗе, Тукай, Менделеевск, Чирмешән, Сарман, Баулы, Ютазы муниципаль районнары продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Ш.Усманов урамындагы мәйданчыкта да ярминкә узачак, анда Татарстан кулланучылар берлеге продукциясе булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International