27-28 октябрьдә Санкт-Петербургта «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру» XII гомумроссия форумы уза.
Татарстан Республикасы делегациясе составына Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков,Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм башкалар керә.
Бу форумны оештыручылар – Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе Региональ үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Финанс министрлыгы, Россия Федерациясе Икътисад министрлыгы, Санкт-Петербург Хөкүмәте,«Стратегик эшләнмәләр үзәге» фонды, «Леонтьев үзәге» МЦСЭИ.
Форум 2002 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм стратегик планлаштыру ысуллары һәм механизмнары буенча фикер алышу, Россия Федерациясе шәһәрләре һәм төбәкләре үсешенең стратегик планнарын һәм комплекслы проектларын гамәлгә ашыруның иң мөһим һәм кискен мәсьәләләре буенча конструктив сөйләшүләр өчен төп мәйданчык булып санала.
Чараның төп бурычы - стратегик планлаштыру лидерлары булган шәһәрләр һәм төбәкләр арасында тәҗрибә алмашу, стратегик планнарны эшләү һәм гамәлгә ашыру барышын тоткарлый торган төп факторлар һәм реаль нәтиҗәләр хакында фикер алышу.
2014 ел форумының “Стратегияләрне яңарту, фикерләрне яңарту” дигән төп темасын сайлау төбәк һәм шәһәр үсешен планлаштыруның актуаль контекстларын билгели торган тышкы һәм эчке үсеш факторларының һәм тенденцияләренең туры килүе белән аңлатыла. Тышкы факторлар, бер яктан, дөньякүләм икътисадый тотрыксызлык һәм күпсанлы яңа киңкүләм кризис чагылышы белән аңлатылса, икенче яктан, Россия икътисадының структур кризизының арта баруында чагыла. Шуңа бәйле рәвештә, илнең яңа икътисадый үсеш моделен сайлау хакында төбәкләр үсешен тизләтү аша сөйләшү аеруча мөһим.
Форумның ике көнлек програмасында 25-30 акция интеграцияләнә. Пленар утырышларда һәм түгәрәк өстәлләрдә түбәндәге темалар буенча фикер алышу булачак: “Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында” федераль закон, стратегияне гамәлгә ашыру инструменты буларак икътисадый сәясәт: Санкт-Петербург тәҗрибәсе, Россия шәһәрләрен һәм төбәкләрен үстерү буенча гамәлдәге Стратегияләрне тормышка ашыру тәҗрибәсе һәм проблемалары, Россияне киң күләмле үстерү Стратегиясен эшләү алымнары, төбәкләрнең конкуренциячеллеге: үлчәмнәрдән стратегик идарә итүгә күчү һәм башкалар.
Быелгы форум мәйданчыгында Татарстан Республикасы катнашында ике чара узачак: Татарстан Республикасы вәкилләре “Планнар һәм чынбарлык” темасы буенча пленар утырышта (28 октябрьдә) катнашалар, тагын бүген үк “Татарстан үсеше стратегисенең өстенлекләре” дигән түгәрәк өстәл артында фикер алышуда катнашалар, ул Стратегия-2030 проетын гамәлгә ашыру һәм Леонтьев үзәге белән хезмәттәшлек итү кысаларында үткәрелә.