Агымдагы елның 23-26 октябрендә Спас районының Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасының «Уныш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасының “Сәламәтлек” XI авыл спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал ярышлары уздырылды.
2-12 октябрьдә Питрәч авылында һәм Болгар шәһәрендә узган Татарстан Республикасы чемпионатының зона ярышлары йомгаклары буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнарының 25 командасыннан 9 команда финалга чыкты. Финал ярышларында барысы 100гә якын кеше катнашты.
Ярышлар йомгаклары буенча I урынны – Мамадыш муниципаль районы командасы, II урынны – Кукмара, III урынныАлексеевск муниципаль районы командалары алды.
Ярышларда җиңүчеләр - кубоклар, медальләр, дипломнар белән, иң яхшы уенчылар истәлекле махсус призлар белән бүләкләнделәр.