Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе белән берлектәреспубликаның җиде зонасында базасында "Республика авыл хуҗалыгы формированиеләренең бухгалтерлык һәм икътисад хезмәтләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру" темасына семинар-киңәшмәләр үткәрде.
Йомгаклау семинарлары Чүпрәле һәм Түбән Кама районнарында узды.
Республиканың Идел ягы зоналары хисапчылары һәм икътисадчылары хуҗалыкларның бухгалтерлык исәбен булдыру тәҗрибәсен һәм хуҗалыкларның икътисад хезмәте эшен өйрәнделәр, шулай ук 9 айда авыл хуҗалыгы формированиеләре эшчәнлегенә финанс- икътисадый йомгаклар ясалды.
Киңәшмәдә катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, “Чынлы” ҖЧҖ директоры Барис Гафуров, җитештерүче генә түгел, икътисадчы да булырга кирәк, диде.
Буа районының «Авангард» ҖЧҖ, Апас районының «Ибраһимов һәм К» ҖЧҖ, Тәтеш районының “Колос” ҖЧҖнең баш белгечләре дә үз тәҗрибәләре белән бүлештеләр.
Түбән Кама муниципаль районы республика авыл хуҗалыгы формированиеләренең икътисад хезмәтләрен Ширәмәт авылында бәйрәм концерты белән каршы алды.
Семинар барышында хисапчылар һәм икътисадчылар район авыл хуҗалыгының 9 ай йомгаклары белән, гаилә фермалары тәҗрибәсе белән таныштылар. “Прикамский” РКК “Союз Агро” ҖЧҖ базасында бухгалтерлык һәм идарәчел исәпкә алуны алып бару буенча аутсорсинг хезмәтләре күрсәтү тәҗрибәсе белән «Учетный центр» ҖЧҖнең финанс директоры бүлеште.