Узган ял көннәрендә Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев Татарстан кулланучылар берлеге предприятиеләренең Ш. Усманов урамындагы махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
Ярминкәдә ит, сөт продукциясе, яшелчәләр, он, ярма, ашлык, шулай ук кондитер әйберләре һәм пешкән тәмле ризыклар киң ассортиментта чыгарылган иде.
Шунда ук Кукмара киез итекләре дә сатылды. Наил Мәһдиев әлеге товарны югары бәяләде һәм аңа ихтыяҗ булачагын билгеләп үтте. Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов, киез итекләрне кешеләр үзләренә дә, туганнарына, дусларына бүләккә дә алалар, диде.
«Рәхмәт барыгызга да монда килгәнегез өчен, - дип мөрәҗәгать итте Наил Мәһдиев һәр сатучыга. Җыенып, ярминкәгә үз товарыңны алып килү бер дә җиңел эш түгел, әмма без шәһәр кешеләрен сыйфатлы да, бик кыйммәт тә булмаган товар белән тәэмин итәргә тиеш. Үзебезнең продукция иң яхшысы бит”.
Ярминкәгә Татарстанның төрле шәһәрләреннән 17 кулланучылар җәмгыятеннән килделәр. Бөгелмә, Мамадыш, Зәй, Тукай һәм башка районнардан товар җитештерүчеләр үз продукцияләрен алып килгәннәр. 9,5 млн. сумлык продукцияне китерер өчен барысы 106 автомашина эшкә җигелгән.
Моннан тыш, кечкенә авыллар халкына хезмәт күрсәтү өчен «Татагролизинг» ААҖдан автолавка эшли. Автолавка кибетләр булмаган районнарга алдан планлаштырылган график буенча чыга, товар китергән өчен акча да алынмый, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.