Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы механизаторлары 2018 елгы язгы чәчүгә әзерләнәләр.
2018 елның 29 мартында «Татарстан - Яңа гасыр» каналында Татарстан Республикасы халкы Россиянең барлык төбәкләрендәге авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен АПК өлкәсендә булырга мөмкин булган хәрәмләшүләр очракларыннан кисәтү йөзеннән күрсәтелә торган «Бал һәм юкә яисә фермер хәрәмләшүчеләргә каршы» фильмын карый алачак.
Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Тукай поселогыннан Зәлифә һәм Әюп Шәрифуллиннар гаиләсе зур хуҗалык тота.
Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын 2018 елгы язгы чәчүгә әзерләү төгәлләнеп килә.
Узган атна ахырында Казан кооператив институтында «Төзелүче авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары (хезмәт күрсәтү, тәэмин итү-урнаштыру, эшкәртү буенча) рәисләрен әзерләү» һәм «Авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативларында исәпкә алу үзенчәлекләре» темаларына семинарлар узды.
Татарстан Республикасында 2018 елгы язгы чәчүдә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән артык культиватор, 600дән артык чәчү комплексы катнашачак.
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Афанасьевка авылыннан КФХ башлыгы Павел Муклуков быел 10 гектар мәйданда карлыган һәм кура җиләге үсентеләрен утыртуны планлаштыра.
Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында ел саен үткәрелә торган тракторларның һәм тагылмаларның техник төзеклеген тикшерү башланды.
2018 елның 24 мартыннан Казанда, Чаллыда, шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселыгында азык-төлек продуктларын һәм көндәлек товарлар сату буенча гадәттәге атналык ярминкәләр эшли башлый.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Фаджр Сафа» компаниясенең директорлар советы рәисе Али Алхай белән очрашты (Иран Ислам Республикасы).