2018 елның 29 мартында «Татарстан - Яңа гасыр» каналында Татарстан Республикасы халкы Россиянең барлык төбәкләрендәге авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен АПК өлкәсендә булырга мөмкин булган хәрәмләшүләр очракларыннан кисәтү йөзеннән күрсәтелә торган «Бал һәм юкә яисә фермер хәрәмләшүчеләргә каршы» фильмын карый алачак.
Россия ЭЭМның рәсми белешмәләрен анализлаудан күренгәнчә, Россия фермерларының мошенниклар эшчәнлегеннән күргән зыяны елга миллиард сумнар тәшкил итә. Икътисадый җинаятьләрне профилактикалау максатында Авыл хуҗалыгын үстерүгә ярдәм фондының «Агрокадр» киностудиясе Россия Эчке эшләр министрлыгы белән хезмәттәшлектә 48 минутлык «Бал һәм юкә яисә фермер хәрәмләшүчеләргә (мошенникларга) каршы» телевизион фильмын төшерде, анда фермерларга карата хәрәмләшүләрнең, алдауларның аеруча киң таралган төрләре күрсәтелә һәм шәрехләнә.
Фильмда, экспертлар буларак, Россия ЭЭМ вәкиле Ирина Волк, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Светлана Максимова, төбәкләрдән фермерлык хәрәкәте активистлары, фермер Василий Мельниченко һәм башкалар катнаша.
2017 елның 21 сентябрендә Мәскәүдә узган премьерада катнашучылар авыл кешеләре өчен фильмның файдалы булуын югары бәяләделәр. Яңа эш башлаучы фермерлар өчен, шулай ук тармак дәүләт программаларында катнашучылар өчен фильм аеруча актуаль.
Фильмны 2018 елның 29 мартында 13:30 сәгатьтә «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы эфирында карап булачак.