Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Фаджр Сафа» компаниясенең директорлар советы рәисе Али Алхай белән очрашты (Иран Ислам Республикасы). Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «РАЦИН» АҖ генераль директоры Әсхать Шәрәпов, аның урынбасары Әнвәр Мәүләнов, «Фаджр Сафа» компаниясенең директорлар советы әгъзасы Хөсәен Алхай, «Махан» компаниясе дректоры Хәмид Арабнеджад һәм башкалар катнашты.
Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сәламләде. Ул катнашучыларны Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының торышы һәм республикада гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чаралары белән таныштырды. «Татарстан илдә сөт җитештерү күләме буенча беренче урында тора – елга 1,8 миллион тонна, – диде Марат Әхмәтов. – Шул ук вакытта бүген сөткә сатып алу бәяләре төшү аркасында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең хәле беркадәр авырайды».
Министр, республикада узган ел 5,2 млн. тонна ашлык җитештерелде, диде. «Бу ел уңышы турында сөйләргә иртәрәк әле, шуны әйтергә була, бүгенге шарталар яхшы – дым запасы җитәрлек, бер метр тирәнлектә диярлек», – диде ул.
«Фаджр Сафа» компаниясенең директорлар советы рәисе Али Алхай җылы мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерде. поблагодарил за теплый прием. «Махан» компаниясе дректоры Хәмид Арабнеджад Татарстанның икътисадый куәтен блгеләп үтте. «Без сезнең белән сәүдә, фәнни һәм техник үсеш өлкәсендә хезмәттәшлек итү ягында», – диде ул.
«Фаджр Сафа» компаниясенең директорлар советы әгъзасы Хөсәен Алхай күптән түгел Татарстанга ясаган визитыннан үз фикерләре белән бүлеште. «Республиканың территориясе зур, терлекчелек фермалары күп, а авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме күрсәтелә, – диде ул. – Югары күрсәткечләргә ирешү өчен нәтиҗәле менеджмент системасын булдырырга кирәк».
Алга таба киләчәктә үзара файдалы хезмәттшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.