Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы механизаторлары 2018 елгы язгы чәчүгә әзерләнәләр. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләрнең барышы турында сөйләде. Районда язгы чәчүгә 7,7 мең тонна бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыклары салынган (ихтыяҗка карата 104%). Минераль ашламалар кайтару дәвам итә. Бүгенге көнгә 7,2 мең тоннага якын ашлама тупланган, ягъни гектарга 96 кг чыга (көздән кертелгәннәрен исәпкә алганда).
«Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау төгәлләнеп килә, тракторларга һәм тагылмаларга ел саен уздырыла торган техник тикшерү башланды, – дип өстәде Атлас Галиәхмәтов. – Техниканың торышын тикшерү “Восток” агрофирмасы” ҖЧҖендә һәм “Зәй шикәре” агрофирмасы” ҖЧҖендә төгәлләнде.