Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында ел саен үткәрелә торган тракторларның һәм тагылмаларның техник төзеклеген тикшерү башланды. 22 мартта «Восток» агрофирмасы” ҖЧҖендә һәм «Зәй шикәре» агрофирмасы” ҖЧҖендә техниканың төзеклеген районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелегенең район бүлеге белгечләре тикшерделәр.
Техниканы тикшергәндә руль идарәсенә, тормоз системасына, яктырту һәм тавыш сигналларына, шиннарга, тиешле документациянең булуына һәм башкаларга игътибар иттеләр. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелегенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлеге башлыгы Валентин Гончаров агрофирмаларда машина-трактор паркының язгы чәчүгә әзерлеген югары дәрәҗәдә билгеләп үтте. Барлык техника янгын сүндергечләр, аптечкалар белән тәэмин ителгән, механизаторларга махсус эш киемнәре бирелгән.