Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районыннан КФХ башлыгы 10 гектар мәйданда карлыган һәм кура җиләге үсентеләрен утыртуны планлаштыра

2018 елның 24 марты, шимбә

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Афанасьевка авылыннан КФХ башлыгы Павел Муклуков быел 10 гектар мәйданда карлыган һәм кура җиләге үсентеләрен утыртуны планлаштыра. «Үземнең “җиләк бизнесын” киңәйтергә уйлыйм. Мин бишенче ел инде ике гектар җирдә җиләк үстерәм, – лип сөйли фермер. – Күп эшләргә туры килә, әлбәттә. Җиләк, теләсә нинди башка культура кебек, даими карауны таләп итә».

Павел Муклуков сезонга унлап кешене эшкә ала. Шул еллар эчендә фермер партнерлар белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырды. «Җилк үсентеләрен китерүче бар, күпләп сатып алучылар, даими клиентлар бард, – дип сөйләде Павел Муклуков. – Уңышның ничек булуы һава шартларына да бәйле, син йә отасың, йә синең чыгымнарың капланмый кала».

Фермер шулай ук терлекчелек белән дә шөгыльләнә. Аның хуҗалыгында 17 эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 9 савым сыеры. Былтыргы җәйдә ул ике терлекчелек бинасы төзегән. «Хәзер язгы чәчүгә әзерләнәм – бодай, арпа чәчәргә һәм бәрәңге утыртырга кирәк булачак. Моннан тыш, җиләкләргә су сибәр өчен су торбасын яңартырга кирәк дип тә уйлыйм», – дип сөйләде Павел Муклуков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International