Узган атна ахырында Казан кооператив институтында «Төзелүче авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары (хезмәт күрсәтү, тәэмин итү-урнаштыру, эшкәртү буенча) рәисләрен әзерләү» һәм «Авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативларында исәпкә алу үзенчәлекләре» темаларына семинарлар узды. Катнашучлар Татарстанның барлык районнарыннан диярлек иде, катнашучылар арасында Арча, Биектау, Нурлат, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Баулы, Актаныш, Түбән Кама, Аксубай, Азнакай, Минзәлә муниципаль районнары кооперативларыннан 40тан артык потенциаль рәис бар иде.
Семинарда катнашучыларны сәламләп, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева, югары уку йорты өчен икеяклы элемтә бик мөһим, дип, билгеләп үтте. «Без булган проблемалар турында белергә тиеш, чөнки институт республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерүдә катнаша. Безнең гомуми бурыч – Татарстанда дәүләт ярдәме белән дә, ансыз да, кооперативлар төзелсен өчен бар мөмкинлектән файдалану», – диде Алсу Нәбиева.
Семинарда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев та чыгыш ясады. «Сез бирегә үз эшчәнлегегезне яхшырту максатында белем һәм күнекмәләр алу өчен килдегез», – дип ассызыклады ул.
Аннары «Мащенко һәм К» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы (Липецк өлкәсе) әгъзасы Александр Суворов чыгыш ясады. Ул кооператив эше турында сөйләде. Казан кооператив институтының «Таможня эше» кафедрасы доценты Гөлнара Мостафина семинарга килүчеләрне авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын төзү һәм теркәү мәсьәләләре белән таныштырды.
Семинар барышында кооперативта әгъзалык һәм хезмәт мөнәсәбәтләре, пайчыларның мөлкәти һәм мөлкәти булмаган хокуклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшчәнлегенең икътисадый нигезләре, кооператив мөлкәтен булдыру һәм башка мәсьәләләр каралды.
Соңыннан крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыруга багышланган түгәрәк өстәл узды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин, Югары икътисад мәктәбенең икътисадый социология кафедрасы профессоры Светлана Барсукова, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева һәм башкалар катнашты.