Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын 2018 елгы язгы чәчүгә әзерләү төгәлләнеп килә. «Районда 23 ремонтлау звеносы эшли, 100дә артык белгеч шул эш белән мәшгуль», – дип сөйләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Александр Ромадановский.
Аның әйтүенчә, бүгенге көнгә районда тракторларның техник әзерлеге 90% тәшкил итә, чәчү комплекслары – 85%,чәчкчләр – 96% һәм культиваторлар – 99%. «Закамье-Агро» ҖЧҖендә, «Яуширмә» ҖЧҖендә һәм «Җәкетау» ҖЧҖендә техника ремонтланып беткән.
«Закамье-Агро» ҖЧҖ урнашкан Иске Иванаево авылындагы остаханәдә тырмаларны, чәкчләрне һәм культиваторларны агрегатлаштыру эшләре бара. «Техниканы ремонтлауга бик җаваплы карыйбыз, чөнки, ватылса, син генә гаепле буласың, – диде хуҗалыкның баш инженеры Динар Ногуманов. – Язгы чәчү чорында 3 мең гектардан артык җир эшкәртәсе була».