Татарстан Республикасында 2018 елгы язгы чәчүдә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән артык культиватор, 600дән артык чәчү комплексы катнашачак. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Барлык муниципаль районы районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин сөйәде.
Марат Әхмәтовның нотыгы тармактагы техниканың торышына багышланган иде. Ул төбәктә машина-трактор паркының ел саен ничек яңартылуы турында мәгълүмат бирде. Ел саен 5-6 млрд. сумлык 4 меңгә якын техника һәм җайланмалар алына. Техник модернизацияләү АПКның энергия белән тәэмин ителешенең төшүен туктатты һәм аның куәте 100 га чәчүлеккә 159 ат көченә кадәр күтәрелде, хезмәт җитештерүчәнлеге соңгы 5 елда ике мәртәбә диярлек артты.
«Алга таба без хезмәт җитештерүчәнлеген техникадан нәтиҗәле файдалану исәбенә ел саен 7%ка арттырырга һәм техника белән начар тәэмин ителгән хуҗалыкларны яңартуны дәвами тәргә тиеш», – диде Марат Әхмәтов.
Аның әйтүенчә, техниканың булган бар куәтеннән нәтиҗәле файдалану өчен һәр тракторда ике механизатор эшләргә тиеш, бу нәтиҗәнеике мәртәбә арттыра.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәзерге вакытта «Техника паркын яңарту» Росагролизинг программасы буенча заявка компаниясе эшләве турында әйтте, бу – башлангыч түләүсез, беренче түләүне 6 айга кичектереп башкарыла торган, еллык 3% ставка белән ташламалы лизинг. Республика лимиты Россиядә иң югары – 570 млн. сум.
Марат Әхмәтов хуҗалыклар өчен бу зур мөмкинлек булуын искә төшерде. Заявкалар март азагына кадәр кабул ителә.
Ул, техника 2018 елгы язгы чәчүгә 1 апрельгә әзер булырга тиеш, диде.
Бүгенге көнгә тракторлар - 90%ка, чәчкечләр һәм культиваторлар - 96%ка, чәчү комплекслары 81%ка әзер. Тракторлар паркын Актаныш, Зәй, Сарман, Тукай районнары ремонтлап бетерәләр. Апас, Югары Ослан, Мамадыш һәм Кукмара районнары ремонт буенча әлегә калышалар.
Язгы чәчүгә тулысынча әзер булган районнардан Биектау, Алабуга, Әтнә, Ютазы районнарын атап китте министр.
«Тарлык техника комплексын кабул итү 9 апрельдән 13 апрельгә кадәр булачак, – дип төгәлләштерде Марат Әхмәтов. – Районнарның әзерлеге турында алдагы видеоконференцияләрдә җиткереләчәк. Язгы чәчү кампаниясе башланырга бер айдан да кимрәк вакыт калып бара. Республика, гадәттәгечә, апрельнең икенче яртысында язгы чәчүгә тотыначак».