2018 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 10:00 сәгатьтә Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә хокук куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре буенча ачыктан-ачык фикер алышу узачак.
Узган атна азагында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында башлангыч һәм район һөнәр берлекләре оешмалары рәисләре өчен семинар узды.
9 апрельдән 13 апрельгә кадәр Татарстан Республикасының барлык районнарында авыл хуҗалыгы оешмалары техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшереп кабул иттеләр.
Казанда шимбә көнне авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары сату ярминкәләре узды.
Н.Э.Бауман ис. КДВМАнең биотехнология һәм стандартизация факультеты деканы Рамил Фәйзрахмановҗитәкчелегендәге делегация Казах милли аграр университетында булды (Алма-Ата шәһәре, Казахстан Республикасы).
Җомга көнне Арча шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кызлар берләшмәсенең «Авыл хатын-кызы – игътибар үзәгендә» темасына күчмә утырышы узды.
Татарстан сәнәгати дуңгызчылык буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында алга киткәннәрнең берсе булып санала.
Шимбә көнне, 21 апрельдә, Казан шәһәренең 10 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узчак.
Сөт бизнес академиясе базасында Н.Э.Бауман ис. КДВМАнең «Зоотехния» юнәлешендә укучы студентлары өчен күчмә дәресләр үткәрелде.
Шушы көннәрдә Самара өлкәсеннән төбәкнең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эшенә идарәсе җитәкчесе Рудольф Ильин башлыгында делегация килгән иде.