Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кызлар берләшмәсенең күчмә утырышында катнашты

2018 елның 20 апреле, җомга

Җомга көнне Арча шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кызлар берләшмәсенең «Авыл хатын-кызы – игътибар үзәгендә» темасына күчмә утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Арча муниципаль районы Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Форум эшлекле программага корылган иде. Күчмә утырышта каташучылар «Казан арты» тарихи-мәдәни музеенда, “Ташкичү балалар бакчасы” МБММУендә, “Ташкичү төп гомумуи белем бирү” МБМУендә булдылар, «Авылым күрке – яшь гаилә», «Төп йорт килене», «Шәҗәрә» район конкурсларында җиңүчеләрнең презентациясен карадылар. Шулай ук делегатлар Арча мәдәнит йортында “Возьмемся за руки, друзья” республика фестиваленең Гала-концертын тамаша кылды.

Чараларның берсе Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов беләночрашубулды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы катнашучыларны авыл хуҗалыгы тармагында дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның барышы белән таныштырды, АПК хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү һәм авыл хуҗалыгы җитештерүендә хатын-кызлар роле мәсьәләләренә тукталды.

«Татарстанда авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм кече хуҗалыкларга ярдәм итүнең төрле чаралары гамәләгә ашырыла, – дип билгеләп үтте министр. – Кече хуҗалыкларга ярдәм итүөчен ике миллиард сумга якын акча бүлеп бирелә».

Ул авыл җирлегендә социаль һәм инженерлык инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән программаларның гамәлгә ашырылуы турында да әйтте. «Әлбәттә, болар гына җитми, иң мөһиме – авыл хезмәтен гадел бәяләү. Без тармак белгечләренең хезмәт хакын арттырмый торып, авыл тормыш рәвешен абруйлы итә алмыйбыз», –дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Аның әйтүенчә, авыл хуҗалыгында хатын-кызлар аерым роль уйный. «Шул ук гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программасының исеменә дә мәгънә салынган, – диде министр. – Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 5 һәм аннан күбрәк сыерлар тоталар. Аларны мактап бетерерлек түгел, хуҗалыкта авырлыкның күбесе хатын-кызлар җилкәсенә төшә, күп эш кулдан башкарыла – сыерларны чисталау, саву, аннары сөтне эшкәртү һәм башка бик эшләр».

Соңыннан Марат Әхмәтов район хатын-кыз депутатлары берләшмәләре җитәкчеләренең сорауларына җаваплар бирде.

Чара кысаларында күргәзмә дә оештырылган иде, анда халык кәсепләре әйберләрен, сөт продуктларын һәм башка товарларны күрергә мөмкин иде.

Күргәзмәдә катнашучыларның берсе - Арча муниципаль районының Түбән Мәтәскә авылыннан КФХ башлыгы Гөлназ Сабирова болай диде: «Без күптән инде хуҗалык алып барабыз. Хәзер һәркөнне 2,6 тонна сөт савабыз, аның 2 тоннасын эшкәртәбез. Арчада кибетебез бар һәм Казанда ике кибет бар. Ирем Айдар “Казанбаш” АХКҖК (СХППК) рәисе, аның әгъзалары кооперативларга ярдәм итү программасында катнашуны һәм сөт продукциясе җитештерүне оештыруны планлаштыралар. Үзебез өч бала тәрбиялибез – ике кыз һәм улыбыз бар. Мин бөтен җирдә өлгерәм, терлекчелек безнең өчен бизнес кына түгел, ә без шуның белән яшибез”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International