Сөт бизнес академиясе базасында Н.Э.Бауман ис. КДВМАнең «Зоотехния» юнәлешендә укучы студентлары өчен күчмә дәресләр үткәрелде. Студентлар савым терлекләрен тукландыру үзенчәлекләре, аларны карау шартлары һәм эре мөгезле терлекләр үстерү үзенчәлекләре белән таныштылар.
Искәртеп узабыз, Сөт бизнес академиясе Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Тимершык авылында урнашкан. Ул авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча мәгариф проектын гамәлгә ашыру юнәлешендә эшли. Практик дәресләр «Саба» ҖЧҖ базасында оештырыла, биредә сыерлары бәйле һәм иректә тотыла торган сөтчелек комплекслары бар, шулай ук сыер савуның төрле ысуллары күрсәтелгән.