Казанда шимбә көнне авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары сату ярминкәләре узды. Сәүдә итү 10 мәйданчыкта оештырылган иде.
«Казан” агросәнәгать паркы” ААҖенә Нурлат һәм Аксубай муниципаль районнарының АПК предприятиеләре вәкилләре килгән иде. Барысы 9,2 млн.сумлык продукция китерелгән, 160 машина катнашкан.
«Безнең агрофирмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар килде, сатып алучыларга барлык төрдән ит, җиләк-җимеш, сөт, йомырка, май, ярмалар, он, казылык, макарон һәм кондитер әйберләре, бал һәм башка төрле товарлар сатып алырга мөмкин иде. Сәүдә яхшы бара, – дип сөйләде Аксубай муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Муратшин. – Берничә ноктада өлкәннәр өчен хәйрия ашлары оештырыган. Без ярминкәләрдә ике атнага бер мәртәбә катнашабыз, районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә монда сату итү бик отышлы».
Ярминкәдә Кукмара муниципаль районының “Урал” АХҖК бәрәңге сатты. «Без 2,5 тонна бәрәңге алып килдек, сатылып бетте диярлек. Сатып алучылар безнең бәрәңгене мактыйлар, даими клиентлар да бары», –дип сөйләде “Урал” АХҖКнең хезмәтне саклау һәм техника иминлеге буенча инженеры Фәнзил Бариев.
Ярминкәләрдә даими катнашучыларның тагын берсе – Лаеш муниципаль районының Татар Саралысы авылыннан Инзилә Хәсәнова «Безнең шәхси хуҗалыкта 11 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 3 баш савым сыеры. Сөттән эремчек, каймак ясыйбыз, – диде ул. – Моннан тыш, яшелчә үстерәбез, умарта тотабыз. Үзебездән арткан продукцияне сату өчен бу зур мөмкинлек, гаилә бюджетына да керем начар түгел”.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шулай Чаллы шәһәрендә һәм Зеленодольск муниципаль районынң Октябрьский поселогында, республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында узды.