2018 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 10:00 сәгатьтә Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең контроль-күзәтчелек эшчәнлегендә хокук куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре буенча ачыктан-ачык фикер алышу узачак. Учреждениенең агымдагы елның беренче кварталындагы эшенә йомгаклар каралачак.
Чарада тыңланачак нотыклар белән биредә танышырга мөмкин: http://shn.tatarstan.ru/rus/materiali-k-publichnim-obsuzhdeniyam-26-aprelya.htm.
Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт.