9 апрельдән 13 апрельгә кадәр Татарстан Республикасының барлык районнарында авыл хуҗалыгы оешмалары техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшереп кабул иттеләр. Авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр вәзгыятенә бәйле рәвештә барлыкка килгән финанс кыенлыкларына да карамастан, хуҗалыкларның күпчелеге чәчүгә әзер дип әйтергә була. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Барлык муниципаль районы районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Әхмәтов ремонт чорында районнар белән, сервис хезмәтләре, ремонт предприятиеләре белән максатлы эш алып барылу турында әйтеп узды – зона семинарлары, штаблар үткәрелгәнлеген, ремонт барышының даими рәвештә тикшерелеп торылуы турында әйтте. Техниканы агрегатлаштыру тәмамланып килә, диде ул.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Сарман, Зәй, Тукай районнары хуҗалыкларының әзерлеге яхшы исәптә. «Чәчәү башланганчы районнарга техниканы тулысынча әзерләп бетерү буенча чаралар күрергә кирәк, шулай ук, хезмәт кагыйдәләре таләпләрен үтәп, кешеләрне дә эшкә җәлеп итү чараларын чараларын күрергә кирәк», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Ул финанс ярдәмен аерым игътибар бирде. «Быел үсемлекчелек уңышын күтәрү өчен безгә финанс ярдәме бик кирәк, – диде министр. – Бу юнәлештә максатчан эш алып барыла, шул исәптән кредитлар буенча да. Әлегә кыска сроклы 9,8 млрд.сум ташламалы кредит бирелде». Быелгы ярдәм былтыргыга караганда күбрәк күләмдә каралган.
Игенчелек һәм терлекчелек өчен каралган 1,8 млрд. сумннан 645 млн. сумы, ягъни лимиттан 36%ы үзләштерелгән. «Кайбер районнар, мәс., Әтнә, Саба, Буа, Кукмара районнары үзләрен тулысынча тәэмин иткәннәр», – диде Марат Әхмәтов.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук, көзге культураларга зур өметләр баглана, дип билгеләп үтте. Алар 500 меңләп гектарда чәчелгән, чәчүлекләрнең 90%ы диярлек әйбәт кышлаган.
Татарстанның күпчелек районнарында күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыру бара. Бу эш 140,6 мең га мәйданда башкарылган, шул исәптән көзге культуралар – 90 мең га күпьеллык үләннәр – 50 мең га мәйданда. Мондый эшләрне барысы 1 млн. га мәйданда эшләргәкирәк (һәркайсы 500 меңәр га).