Н.Э.Бауман ис. КДВМА делегациясе Казах милли аграр университетында булды

2018 елның 21 апреле, шимбә

Н.Э.Бауман ис. КДВМАнең биотехнология һәм стандартизация факультеты деканы Рамил Фәйзрахмановҗитәкчелегендәге делегация Казах милли аграр университетында булды (Алма-Ата шәһәре, Казахстан Республикасы).

Делегация әгъзалары – ветеринария медицинасы академиясе студентлары – университетның фәнни һәм белем бирү эшчәнлеге белән таныштылар, Казахстан-Япон, Казахстан-Корея үзәкләрендә, югары уку йортының музеенда һәм Агротехнологик хабта булдылар. Агрохаб – ул халыкара аграр инновацион үзәк. Ул дүрт структураны берләштерә: фонд (инвесторлар эзләү, инновацион проектларны һәм стартапларны тулысынча мөстәкыйль яисә өлешчә финанслау), Catapult бизнес-инкубаторы (АПКга яңа инновацион технологияләр трансфертлау), техника паркы (бизнес-инкубаторны һәм АГРОхаб проектэшчәнлеге нәтиҗәләрен прототиплаштыру, тестлар үткәрү коммерцияләштерү өчен база) һәм лабораториләр (технологияләрне анализлау һәм сертифицикацияләү).

Студентлар шулай ук «Терекчелекне үрчетүнең заманча дөньякүләм тенденциясе» темасы буенча семинарда катнаштылар һәм «Байсерк Агро» уку хуҗалыгында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International