2018 елның беренче кварталында Татарстанның сәнәгать секторында 19,7 мең тонна дуңгыз ите җитештерелгән

2018 елның 20 апреле, җомга

Татарстан сәнәгати дуңгызчылык буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында алга киткәннәрнең берсе булып санала. Республика өлешенә Идел буе ФОының авыл хуҗалыгы оешмаларында җитештерелә торган дуңгыз итенең 13%ы туры килә.

2017 елда Татарстан барлык төр категория хуҗалыкларында 459,6 мең баш (2016 елга карата 98,8%) дуңгыз исәпләнә иде, 96,3 мең тонна дуңгыз ите җитештерелде (99%) (АХО буенча – 83,3 мең тонна). 2018 елның 2 1 апреленә аларның баш саны 472,8 меңгә җитте, ә сәнәгать секторында ит җитештерү күләме – 19,7 мең тонна (2017 елга карата 101%). Шул исәптән «Камский Бекон» ҖЧҖендә – 12,4 мең тонна дуңгыз ите (109%), «Авангард» ҖЧҖендә – 4,1 мең тонна (128%), «ТатмитАгро» ҖЧҖендә – 2,1 мең тонна. Шулай ук дуңгыз ите җитешетерү буенча эре предприятиеләр арасында – «Ялтау агрофирмасы» ҖЧҖ, «Салман» дуңгызчылык комплексы” ҖЧҖ, «Пашков С.И.» КФХ, «Агрокам» ҖЧҖ, «Нәүрүз» ҖЧҖ һәм «Тукаш» ҖЧҖ бар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, күп факторлар аркасында 1 кг сатылган итнең бәясе узган елга караганда 10-15%ка түбәнрәк булуы күзәтелә. Мондый шартларда предприятиеләр бары тик хайваннарны тукландыруда инновацион технологияләр куллану һәм дуңгызларның югары продуктивлы токымнарын тоту аркасында гына табышка ия булып калалар. Шул ук вакытта үзебезнең юшгары продуктивлы нәсел базасы булмау тармак үсешендә тоткарлыклар тудыра, чөнки компания нәсел материалын республикадан читтән, хәтта чит илләрдән кайтарта. Моннан тыш, африка дуңгызлар чумасы таралу курнынычы булу аркасында бу җитештерү зур финанс чыгымнары һәм көч куюны таләп итә.

Мондый вәзгыять булуга да карамастан, Татарстан сәнәгати дуңгызчылыкны технологик һәм структур модернизацияләүне, суюны, тунауны, итне кулланучыга китереп җиткерү буенча логистик инфраструктураны да кертеп, актив дәвам итә. Мәсәлән, быел Тукай муниципаль районында Казиле торак пунктында югары технологияле дуңгызчылык комплексының беренче чираты - «Феникс» ҖЧҖ төзелеп бетте. Бүгенге көндә предприятиегә хайваннар кайтаралар. Проектның әлеге этабында 2018 ел азагына өстәмә рәвештә 2,5 мең тонна дуңгыз ите җитештерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International